#МәшһүрТатарГалимнәре-Ризаэтдин Фәхретдин.

Ризаэтдин Фәхретдин-иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул-тарихчы да,әдип тә,педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвәрдә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп,дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме мабугатта яңадан чыга башлады.