#PROбиблиотекиАзнакаево

Безнең Урманай авылында китапханә 1967 елның көзендә,клуб бинасына кушып төзегән кечкенә янкормада ачыла. Авылның беренче китапханәчесе-Әгер авылында туып-үскән Заһидуллина Илүзә Мөстәкыйм кызы. Ул биредә 1972 елга кадәр эшли. Шул елдан китапханә эшен Бүләк авылы кызы Җамалетдинова Роза Камалетдин кызы дәвам итә. 1973 елның гыйнвар аеннан Галиева Сиринә Хәмәт кызы эшли башлый. 1979 елда типовой проект буенча авылда ике катлы Мәдәният йорты төзелә. Мәдәният йортының икенче катында китапханә урнаша. Үзенең эшләү дәверендә Сирина Хәмәт кызы бик зур уңышларга ирешә,китапханә республика күләмендә таныла. 1997 елда китапханәбезгә Гариф Галиев исеме бирелә. Гариф ага Галиев Урманай авылында туган,әдәбиятта авыл,аның тарихи вакыйгаларын яктыртучы буларак күпләргә билгеле шәхес. 2015 елның февраленнән китапханәдә мин-Хәйбуллина Гөлгенә Маузир кызы эшли башладым. Бүгенге көндә китапханә фондында 10420 китап һәм брошюра,журналлар бар.Шуларның 3379ы балалар әдәбияты. Почта аша 17 төрле гәҗит һәм журнал килә. Китапханәдә 2 компьютер урнаштырылган,алар интернет челтәренә тоташтырылган. Китап сөючеләрне үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз!