#ИхИменамиНазваныУлицыАзнакаево

Улица Гарифа Галиева. Гариф Закир улы Галиев 1903 елда Азнакай районының Урманай авылында(ул чорда Самара губернасының Бөгелмә өязе, Чәкән волосте)вак сәүдәгәр гаиләсендә туа.1925-1926 елларда хәрби хезмәт үтә.1941-1946 елларда фронтта чыга торган газеталарда эшли."Кызыл Йолдыз"ордены, "Варшаваны азат итү өчен", "Берлинны алу өчен" медальләре язучының сугыштагы шәхси батырлыкларын чагылдыра. Язучы 1985 елда Казанда вафат була.Туган авылы Урманайда язучының туган нигезе урнашкан урам аның исемен йөртә.