«Мин яратам сине туган телем»



21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан Урсай авыл китапханәсендә «Мин яратам сине туган телем» дип исемләнгән әдәби уен сәгате узды. Чарада 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды.
Чара барышында балалар, төрле милләт киемнәрендә, язучыларыбызның телләр турында шигырьләрен укыдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар: тизәйткечне сөйләү, мәкальләрнең дәвамын әйтү, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һәм башкалар. Бу чара, һәркемнең, үз милләтенә һәм туган теленә карата ихтирам, телне зурлау, олылау тойгыларын көчәйтте.