Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Кешегә сыймас серләрем, шигырьгә сыйды»

21 январь көнне Урсай авыл китапханәсендә якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улының тууына 80 ел тулу уңаеннан «Кешегә сыймас серләрем, шигырьгә сыйды» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Бу чарага Илдус аганың сыйныфташлары, авылдашлары, шагыйрьнең кызы-Резидә Гыйләҗева, шагыйрьнең бертуган сеңлесе Розалия Сабировна, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Хәким Гыйләҗев, ветераннар Советы җитәкчесе Зарипова Р.Р., Урсай авыл җирлеге башлыгы Рахимьянова З.Х., укытучылар, мәктәп укучылары килгән иде. Кичәдә Илдус аганың шигырьләре укылды, кунакларыбыз истәлекләре белән уртаклаштылар, Резидә Гыйләҗева үзенең моңлы җырларын бүләк итте.