Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

Әтиләр_көне

Әтиләребез - безнең тормышыбызда иң мөһим кешеләребез. Без кечкенәдән үк әтидән үрнәк алып, аңардан һәрнәрсәгә өйрәнеп үсәбез, әти безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Алар гомер буе безнең өчен герой да, остаз да һәм дус та булып калалар, безгә иң кыйммәтле әйберләрне — тормышка мәхәббәтне, кешеләргә хөрмәт һәм үз-үзеңә ышанычны тапшыралар. Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Әтиләргә сәламәтлек, күңел җылысы, гаиләләрдә тынычлык, тигезлек телибез. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, ә якыннарыгызның мәхәббәте һәм хөрмәте сезне көн саен җылытып торсын!.