Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Кояш бүләк итик балаларга»

 1 июнь көнне китапханә һәм клуб хезмәткәрләре берлектә,1 июнь балаларны яклау көненә «Кояш бүләк итик балаларга» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар, бу чарага әти-әниләр, балалар, күп балалы гаиләләр дә чакырылды. Балалар  бәйрәмнең тарихын генә белеп калмадылар, җәмгыятьтә  балаларның хокуклары турында да мәгълүмат алдылар. Бәйрәм  төрле конкурслар, күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар  баллы призлар белән бүләкләнделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм бик кызыклы үтте.