«Рухи мирасыбызны саклыйк»




Һәр кеше үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен белергә, үзеннән соң киләсе буынга рухи байлыкны тиешенчә тапшырырга тиеш. «Үткәнен, ата-бабаларыбызның көнкүрешен белмәгән халыкның киләчәге юк»,- диләр. Мәдәният йортында булдырылган музей почмагында китапханәгә килгән балалар өчен «Рухи мирасыбызны саклыйк» дип исемләнгән танып белү сәгате булып узды. Балаларга авыл тарихы, халкыбызның көнкүреш әйберләре турында сөйләп үтелде, шулай ук, балалар авылдашларыбызның кул эшләре, чигүләре белән таныштылар.