Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Бөек Җиңүнең 80 еллыгы"

6 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантана узды. Бәйрәм иртәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм җиңү яулап кайткан авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәйкәл яны сугыш чоры җырларына, хәтирәләргә күмелде. Тантананың иң кадерле кунаклары – сугыш чоры балалары булды, бәйрәмгә шулай ук авылдашлар, мәктәп балалары да килгән иде. Бәйрәм белән котлап район вәкиле Шамсутдинов А.Х., авыл җирлеге башлыгы Рахимьянова З.Х. чыгыш ясадылар.Чара, сугыш чоры җырлары, сугыш турында шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар, кыр кухнясының солдат боткасы һәм чәе белән сыйландылар. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар һәлак булган батырларны, җиңүне якынайткан һәм бакыйлыкка күчкән тыл ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә тәкыялар, чәчәк бәйләмнәре салынды