Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Тукай шәкертләре көч сынаша»

Китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган «Тукай шәкертләре көч сынаша»дип исемләнгән әдәби уеныбызда балалар Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, командаларга бүленеп Тукай иҗатына, әсәрләренә карата «Мин Тукайны беләм», «Тукай иленә сәяхәт», «Без Тукай шәкертләре» конкурсларында катнашып, сорауларга җавап бирделәр. Балалар соңыннан Габдулла Тукай әсәрләреннән торган «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әдәби чарабыз Тукайның “Туган теле”н җырлап тәмамланды.