Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

Олпат шагыйребез, Илдус ага Гыйләҗевның арабыздан киткәненә 7 ел...

 Олпат шагыйребез, авылдашыбыз Илдус ага Гыйләҗевның арабыздан киткәненә 7 ел...
БЕЗ!
Без җырласак, җаныем-бәгърем лә,
Күбәләгем, диеп җырладык.
Бер күрешү – үзе бер гомер, их!
Бәйрәм саен табын җыйнадык.
Без биесәк, идән такталарын
Талчыбыктай бөгеп биедек.
Күренерлек итеп бар дөньяга,
Сәхнәләрнең сайлап биеген.
Без эшләсәк, җиренә җиткереп,
Тел-теш тидермәслек эшләдек.
Ярышларда беркем узалмады,
Мактау тактасыннан төшмәдек.
Без яратсак, шашып, онытылып,
Ләйлә-Мәҗнүн кебек яраттык.
Олы хисләр һаман кайнар килеш,
Суынмаслык итеп яңарттык.
Без кайгырсак, тышка чыгармадык,
Эчтән генә сызып кайгырдык.
Тормыш бит ул тоташ шатлык түгел.
Сагышларны суга агыздык.
Картлыктан да шуңа курыккан юк,
Килсә килсен әйдә, көтәрбез.
Бездән башка дөнья моңсу калыр,
Сагынырлык итеп китәрбез...