Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиевнең тууына 90 ел" (1935–2024)

Бүген, композитор, педагог, баянчы, музыка-җәмәгать эшлеклесе, Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиевнең тууына 90 ел (1935–2024). Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев — Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе . Татарстанның халык артисты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы. Музыка укуханәләре һәм балалар музыка мәктәпләре өчен виолончель, скрипка, баян, фортепиано буенча милли (татар) репертуар булдыру өстендә эшли. Балалар өчен җырлар яза. Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев 1935 елның 15 мартында ТАССР Азнакай районы Урсай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе һәм Зөләйха апасы Бөек Ватан сугышына алынгач, 9 яшендә көтүче булып эшли башлый. Әтисе сугышта алган яраларыннан вафат булгач, гаиләсе матди яктан авыр хәлдә кала. Әнвәрне балалар йортына җибәрәләр. Казан балалар йортында 7 сыйныф тәмамлый. Балачактан музыкага тартыла. Үзлегеннән баянда, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә. 1945 елда Азнакай районы үзешчәннәре олимпиадасында гармунда татар халык көен башкарып, 1нче урынны ала. 1953 елда Алабуга мәдәният училищесынә укырга керә. Дәүләт имтиханнары тапшырганда комиссия рәисе булган композитор Әнвәр Бакиров сәләтле егеткә Казан музыка училищесынә укырга керергә тәкъдим итә. Әнвәр Шәрәфиев Казан музыка училищесындә Ю. В. Виноградовның композиция классын тәмамлый. Шул уку йортында уку елларында беренче әсәрләре туа: лирик җырлар, вокаль дуэтлар, фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар һ.б. 1960-1966 елларда Казан дәүләт консерваториясендә проф. А.С. Леман классында укый. Вокаль музыкага тугърылыклы калып, Әхмәт Фәйзи сүзләренә романслар шәлкеме иҗат итә. Шулай ук квартет, виолончель өчен пьесалар яза. Диплом эше — «Юллар» симфоник поэмасы. Уку белән беррәттән, 1960 елларда клубларда, пионер йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, мәдәният йорты директоры булып эшли, музыка мәктәбендә укыта. 1966 елдан Казан педагогика училищесындә баян һәм гомуми фортепиано фәненнән укыта. 1991 елда 4нче татар гимназиясе каршындагы музыка студиясе нигезендә 24нче балалар музыка мәктәбе оештыра, аның беренче мөдире һәм укытучысы була. Әнвәр Шәрәфиев 2024 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә вафат була. Казанның «Курган» зиратында җирләнә. 50 елдан артык иҗат һәм музыка-агарту эше белән шөгыльләнә. Симфоник оркестр, хор өчен, камера уен кораллары өчен язылган әсәрләр авторы. 200дән артык җыр һәм романска көй язган. 11 авторлык җыентыгы чыккан. 1961 елда беренче җыентыгы — Хисам Камалов сүзләренә «Лирик җырлар» китабы чыга. Татар халык җыр мәдәнияте белән бәйләнеш сизелеп торган җырлары — «Зәңгәр шәл», «Хезмәт турында җыр». 1966 елда «Еллар, еллар» исемле икенче җыентыгы нәшер ителә. Китапта мәхәббәт җырларыннан тыш, сугышка, тыныч төзелеш елларына, хезмәт энтузиазмына багышланган, фиркагә, Ватанга мәхәббәт турында, шулай ук комсомол-яшьләр җырлары урын ала: «Фирка алга әйди» (М. Латыйфуллин сүзләре), «Егет турында баллада» (Әхмәт Фәйзи), «Дамирә» (Хисам Камалов), «Бир кулыңны» (Шамил Рәкыйпов), М. Җәлилгә багышланган «Легенда» (Хисам Камалов), «Буровой утлары» (Хисам Камалов), «Комсомоллар җыры» (Хисам Камалов), «Азинчылар җыры» (Мостафа Ногман). 1968 елда Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына багышлап, татар һәм рус телләрендә инкыйлаб турында җырлар туплап, җыентык чыгара. 2004 елда «Каен җиле», 2006 елда «Сандугачкай», 2010 елда «Чулпан йолдыз» җырлар җыентыкларын бастырып чыгара .