«Кырларда туган җырлар»

«Кырларда туган җырлар»
Хәерле көн әдәбият сөюче дуслар !
Авылдашыбыз, үз туган җиренең ямен, гамен тыңлый һәм халыкка җиткерә белгән шагыйребез Илдус Сабир улы Гыйләҗевкә бүген 78 яшь булыр иде...
1946 елның 15 гыйнварында Урсай авылында туып, Чалпы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда - университетта югары белем алгач, туган якларына әйләнеп кайта ул. Илдус Сабирович оста шагыйрь булу өстенә, 20 елдан артык күмәк хуҗалык рәисе дә, Татарстан Республикасының Югары Совет депутаты да, партия райкомнарында зур түрә дә була... Орден-медальләр, премияләр иясе дә... Тынгысыз хезмәт һәм гомер юлы. Барысы да - Туган якта, “кече үз ватанында”, Чатыртау, Ык буйларында. Шунда языла аның туган җиренә, туган теленә, сөекле халкына, якташларына багышланган мәхәббәт белән тулы уй-хисле китаплары, шигырьләре...