Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

#Год_педагога_и_наставника

Укытучы хезмәте
Укытучым! Безнең тормышта сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.
Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без сездән дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.
Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
Раил Гатауллин. 2.10.2014
Бүген бәйрәм, укытучылар көне уңаеннан , клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, авылыбызның, лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыларыбызны бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тыныч дөньялар, хәерле гомерләр теләде.