Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Көзге ярминкә»

Урсай авыл мәдәният йорты каршында клуб, китапханә хезмәткәрләре  «Көзге ярминкә » бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмгә авыл халкы чакырылды. Килгән кунакларыбызны җирлек башлыгы Зиләрә Хафизетдин кызы бәйрәм белән котлады. Бәйрәмебездә көз турында җырлар, шигырьләр яңгырады, оештырылган «Иң матур чәчкәләр - көзләрдә», «Көзге уңышлар », « Хуҗабикәләр тәкъдим итә» күргәзмәләре бәйрәмебезне бизәде .