Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк»

Безнең авылыбызга тарихи истәлекләрдән, язмалардан күренгәнчә, нигез салынуга - 325 ел тулды. Шул уңайдан авылыбыз бәйрәменә барлык авылдашларны, җырлы-биюле, уен-көлкеле матур бәйрәмгә чакырдык. Биредә авылдашлар тарих битләренә дә күз салды, авылның үткәне, бүгенгесе белән дә танышты. Бәйрәмгә, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  тарафыннан, “Тарихи мирас” һәм “Авылым осталары” дип исемләнгән матур күргәзмә аланы оештырылды.