Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Безнең ил, кояшлы ил»

1 июнь көнне китапханә һәм клуб хезмәткәрләре берлектә, клуб яны мәйданында, 1 июнь балаларны яклау көненә «Безнең ил, кояшлы ил » дип исемләнгән бәйрәм уздырдык, бу чарага балалар, күп балалы гаиләләр дә чакырылды. Балалар  бәйрәмнең тарихын генә белеп калмадылар, балаларның хокуклары турында да әйтеп үттеләр. Аннан соң  клоуннар  белән бергә  сәяхәткә чыгып, күңелле уеннарда, төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы сорауларга  җавап бирделәр. Бәйрәм бик кызыклы үтте. Балалар  баллы призлар белән бүләкләнделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.