«Нәүрүз-яз бәйрәме»




Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Урсай мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә, мәктәп коллективы белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан «Нәүрүз-яз бәйрәме» дигән бәйрәм үткәрде. Авыл халкын бәйрәмгә чакырып күңелле музыка уйнап торды. Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге сәркатибе Алия Хуҗина ачып җибәрде, барлык авылдашларны килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде. Бәйрәм белән котлап кояш, ай үзләренең теләкләрен җиткерделәр, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып киттеләр. Нәүрүз турында шигырьләр укылды. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килеп, матур теләкләрен әйтеп, килгән кунакларны котлады. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы уеннарын уйнадылар. Бәйрәмгә Кыш бабай килеп кереп Нәүрүзбикә белән көч сынашырга булды. Ярышларда җиңелгән Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Бәйрәм күңелле ярыш-уеннар , җыр-моң белән дәвам итте. Уеннар тәмамланганнан соң кунаклар, авыл халкы, балалар бергәләшеп учакта пешкән тәмле ботка ашады, телеңне йотарлык тәмле коймак, тәм-томнар, хуш исле чәй белән сыйланды.