Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Орчык өмәсе"

Мәдәният йортында гүзәл затларыбыз хатын-кызлар көненә багышланган матур бәйрәм кичәсе узды. 2023 ел Татарстанда Гореф - гадәтләр елы уңаеннан, тамашачыларга, авыл үзешчәннәре тарафыннан "Орчык өмәсе " тәкъдим ителде.  Авылыбызның уңган - булган кызлары, тамашачыларыбызга матур бәйге күрсәттеләр. Күңелле бәйрәм ярышы, җыр-моң белән үрелеп барды.