Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган телем-татар теле"

Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы кысаларында Халыкара туган телләр көне уңаеннан китапханәдә "Туган телем - татар теле" дигән интеллектуаль уен узды. Анда 8нче сыйныф укучылары татар халык мәкальләре, җырларын искә төшерде, ребуслар чиштеләр. Үзләре дә шигъри юллар иҗат итеп карадылар.