«Канатларны язмыш каерса да» Фәнис Яруллинга 85 ел


Татар әдәбиятына бәһасез зур өлеш керткән әдипләребезнең иҗатын тирәнтен белү һәр татар кешесенең бурычыдыр. Урсай авыл китапханәсендә татар шагыйре, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның халык шагыйре» Фәнис Яруллинның 85еллык юбилеенә багышланган «Канатларны язмыш каерса да» дип исемләнгән матур, эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәгә шагыйрь һәм әдипнең иҗаты белән кызыксынучы, китап яратучы авылдашларыбыз җыелды. Язучыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, күңелләргә үтеп керерлек, тормышка, яшәүгә мәхәббәт белән сугарылган, тирән эчтәлекле шигырьләре, җырлары, үзенчәлекле юмор белән сугарылган хикәяләре белән үрелеп барды. Мәктәп елларында, Фәнис Яруллин яшәгән авылга укырга барып йөргән Сахауова Розалия апаның, үзенең якташы турында горурланып сөйләгән хатирәләре, күптән түгел генә Фәнис Яруллин музеенда булып кайткан Нәҗметдинова Лимуза апаның сокланып, әдипнең музеенда күргән истәлекләре белән уртаклашуы кичәбезгә ямь бирде. Сәгъдиева Асия апа, татар халкының каһарман улы Фәнис Яруллинның язмыш сынавына сынмыйча, авырлыкларны җиңеп, үзендә алга таба яшәргә көч тапкан бу көчле рухлы кешебездән үрнәк алырга кирәклеге турында әйтеп үтте . Укучылар игътибарына авторның күпсанлы китапларыннан торган «Тормышны сөеп, яратып» китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.