“Чолганышта калган шәһәр”

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Бүген китапханәдә 6 нчы сыйныф укучылары өчен шушы вакыйгага карата “Чолганышта калган шәһәр” дип исемләнгән хәтер сәгате булып узды.Укучылар дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәше, “тормыш юлы”нан үткән Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе ,Таня Савичева көндәлеге , өстәлдә торган 125 грамм икмәкнең ул вакытта никадәрле кадерле булганын, дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар, видеофильм карадылар. Балалар шулай ук, Ленинград фронтында хезмәт иткән, камалышта калган Ленинград өчен канкойгыч сугышларда катнашып , каты яраланган авылдашыбыз Сәгъдиев Хаҗи абыйның сугышчан хезмәт юлы белән дә танышып үттеләр .