“Интернет челтәре: минем карашым”

Урсай авыл китапханәсендә 1-3 сыйныф укучылары белән “Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан “Интернет челтәре: минем карашым” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар интернетта төрле уеннар уйный, китап укый алалар, үзләренә кирәкле мәгълүматны таба алалар. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Укучылар белән интернетның файдалы һәм зыянлы якларын барладык. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләштек, табышмакларга җавап эзләдек.