"Дөньялар тыныч булсын"

Китапханәнең кунаклары, башлангыч сыйныф укучылары, "Дөньялар тыныч булсын" дип исемләнгән тынычлык сәгатендә катнаштылар. Бу чарада балалар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең батырлыгы турында ишетеп киттеләр, Факил Сафинның "Бәхет", Әхмәт Ерикәйнең "Булсын бөтен ил тыныч!" шигырьләрен тыңлап үттеләр. Соңыннан, балалар хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә хатлар аша теләкләрен яздылар, рәсемнәрен кәгазьгә төшерделәр.