Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

#ЖенскиеименаРТ

Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова  (1922-2013) Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова 1922 елның 29 июнендә Ютазы районы Каразирек авылында туа.1940 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап, Баулы районы Хансөяр мәктәбенә укытучы булып урнаша.1943 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Азнакай районының Урсай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1969 елда аңа “Халык мәгарифе отличнигы” дигән исем бирелә. Укытучылык вазифасын башкару белән беррәттән, ул 1962-1974 елларда җирле радиотапшыруларны алып бара. Халыкны фидакарь хезмәткә рухландыруда радиотапшыруларның роле гаять зур була. Магнитофонын күтәреп әле сыер,әле дуңгызчылык фермасында, әле ындыр табагында йөреп, мәгълүматлар һәм язмалар әзерли, аларны атнага ике тапкыр җирле радиодан тапшыра. Бу мөһим агитация эшенә ул план нигезендә барлык агитаторларны,тармак җитәкчеләрен, интеллигенция вәкилләрен тартып эшли.Ул эшләгән елларда җитештерү күрсәткечләре буенча Тельман исемендәге колхоз (рәисе Мират Гыйләҗетдинов) республика күләмендә беренчелекне яулый. Агитация-масса эшләрен тиешле югарылыкта йогынтылы итеп оештырганы өчен Тәкыя Шәрипованың рәсеме КПСС райкомының “Почет тактасы” на кертелә. Тынгысыз укытучы, агитатор булудан тыш, хәбәрче буларак, аның авылдашлар, игенчеләр, терлекчеләр, мәдәният һәм мәгариф алдынгылары турында язган йөзләгән язмалары, мәкаләләре, шигырьләре республикабызның гәҗит-журналларында басылып килә. 1974 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең V республика съездында делегат булып катнаша. Ул вакытта аны Татарстан хөкүмәте “Мактау грамотасы” белән бүләкли. Тәкыя Шәрипова, вакыйгаларга бай, җылы хисләр белән өретелгән, ихластан язылган язмалары өчен Мәхмүт Хәсәнов исемендәге бүләккә лаек була, ул әле күп санлы медальләр, грамоталар хуҗасы да. Аның 2001 елда “Күңелем җәүһәрләре”, 2002 елда “Ык буйлары – гомер бишегем” исеме астында шигырь җыентыклары нәшер ителә. Тәкыя Шәрипованың  исеме, шагыйрә буларак, Марсель Галиев мөхәррирлегендә чыгарылган “Азнакай тамчылары” китабына кертелгән.