Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Табигать биргән могҗиза »

 26 июль көнне клуб яны балалар мәйданчыгында йөрүче балалар  белән «Табигать биргән могҗиза» дип исемләнгән экологик сәгатьтә болынга чыгып, дару үләннәренең төрле авырулардан дәва икәнен, вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәклеген   сөйләдек, “Урман аптекасы” һәм башка китапларны кулланып  аларны тормышта куллану серләрен белдек.Шулай ук безнең якларда үсә торган, “Кызыл китап” ка кертелгән үсемлекләр белән дә танышып, аларны сакларга кирәклеген балаларга аңлаттык.