Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

« Ут шаярганны яратмый »

Клуб яны балалар мәйданчыгында йөрүче балалар өчен « Ут шаярганны яратмый » дип исемләнгән әңгәмә узды. Бу чарада балаларга, янгын куркынычы янаганда үз –үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен сөйләдек, янгын чыкканда ут сүндерү җайланмаларын (огнетушитель) ничек куллану тәртибе белән таныштырдык, ут, шырпы, газ, электр приборлары белән сак булырга өндәдек. Янгын куркынычсызлыгы буенча  ребуслар чиштек, татар халык табышмаклары, татар халык мәкальләрен искә төшердек.