#тәкыяшәрипова100ел

24 июнь көнне Урсай авыл китапханәсендә авылыбыз шагыйрәсе Тәкыя Шәрипованың тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып узды.Кичәгә Тәкыя апаның кызы Нәсибә апа, хезмәттәшләре,авылдашлар,китап сөючеләр чакырылды. Татарстан халык мәгарифе отличнигы, Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты, укытучы, журналист , шагыйрә Шәрипова Тәкыя Шәһит кызының тормыш, хезмәт юлына тукталып киттек, 2001 нче елда “Күңел җәүһәрләре”, 2002 нче елда чыккан “Ык буйлары—гомер бишегем” дигән шигъри җыентыкларыннан ветераннарга дан җырлаган, авылыбызның уңган, тырыш кешеләрен зурлаган, ана һәм бала мәхәббәте, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр турындагы шигырьләрен укыдык, журналист буларак 60 елга якын төрле газета-журналларга язган мәкаләләре белән таныштык. Урсай җирлек башлыгы Зиләрә Хафизетдин кызының чыгышы, хезмәттәшләре сөйләгән матур истәлекләр, “Юлдаш” ансамбле кызлары башкарган җырлар кичәбезне тагын да бизәде.