«Милли бәйрәмебез - Сабантуй»


2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы итеп кабул ителде. Гасырлардан – гасырларга килүче гореф – гадәтләребезне, традицияләребезне саклау максат итеп куелды. Июнь ае керүгә авыллар, район үзәкләре, шәһәрләр, татар яшәгән һәр төбәк халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй рухы белән яши башлый. Сабан туе ул – татарны милләт буларак саклап калган тарихи изге йолабыз да. Сабантуйның бик матур йоласы булып “Сөрән сугу” йоласы тора. Бу бик күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырып милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап сөрән сугып узганнар,һәрбер өйгә кереп бәйрәмгә чакырганнар, сөлгеләр , бүләкләр җыйганнар. Балаларны Сабантуйның тарихы белән таныштырып китеп, авылда бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән “Сөрән сугу” йоласы турында сөйләү, күрсәтү һәм балалар белән шушы йоланы башкарып чыгу чарабызның төп максаты иде.