Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Балачак - иң бәхетле чак»

 1 июнь көнне китапханә һәм клуб хезмәткәрләре берлектә, клуб яны мәйданында, 1 июнь балаларны яклау көненә «Балачак - иң бәхетле чак» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар, бу чарага балалар, күп балалы гаиләләр дә чакырылды. Балалар  бәйрәмнең тарихын генә белеп калмадылар, балаларның хокуклары турында да әйтеп үттеләр. Аннан соң  пиратлар  белән бергә диңгезгә сәяхәткә чыгып, күңелле уеннарда, төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы сорауларга  җавап бирделәр. Бәйрәм бик кызыклы үтте. Балалар  баллы призлар белән бүләкләнделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.