Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Сугыш тынган, әмма эзе калган»

7 май көнне Урсайда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантана узды. Бәйрәм  иртәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәйкәл яны сугыш чоры җырларына, хәтирәләргә күмелде. Тантананың иң кадерле кунаклары – тыл ветераннары, сугыш чоры балалары булды, бәйрәмгә шулай ук авылдашлар, мәктәп балалары да килгән иде. Бәйрәм белән котлап  район вәкиле Шамсутдинов А.Х., авыл Җирлеге башлыгы Рахимьянова З.Х. ветераннар советы чыгышлары, “Сугыш әмма эзе калган ” дип исемләнгән әдәби композиция күрсәтелде, сугыш чоры җырлары, сугыш турында шигырьләр белән үрелеп барды. Халык, сугыш чорын искә алып чикмәнле бәрәңге, самавыр чәе белән сыйланды. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар һәлак булган батырларны, җиңүне якынайткан һәм бакыйлыкка күчкән тыл ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә тәкыялар, чәчәк бәйләмнәре салынды.