Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

#увойнынеженскоелицо

Шиһабетдинова Өммегөлсем Шиһабетдин кызы 1922 нче елның 22 февралендә Урсай авылында туа. 1934 нче елда аларның гаиләсе Башкортстанның Бакалы районына күчә. 1938 нче елда Өммегөлсем , Бакалыда, ветфельшерлар мәктәбендә укый. 1943 нче елда Бөек Ватан сугышына китә, Ленинград фронтында хәрби операцияләрдә катнаша, яралана. 1945 елда Тымытыкка кайта, ветеринария станциясенә эшкә урнаша һәм 1977 нче елга кадәр шунда хезмәт куя. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Санкт- Петербургның 300 еллыгы” , Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. 2012 елда вафат була.