« Шигъри тәлгәшләр»

Урсай авыл китапханәсендә балалар китабы көненә карата « Шигъри тәлгәшләр» дип исемләнгән шигъри сәгать узды. Бу чарага китапханәгә 3-4 сыйныф укучылары кунакка килделәр, алар белән балалар шагыйрьләре: Э.Шәрифуллина, Ф.Сафин, Г.Тукай, А.Барто һәм башка язучыларның биографияләре белән таныштык, әсәрләрен укыдык.