«Всероссийский день заботы о памятниках истории и культуры»

Авылыбызның көнчыгышы ягында бер ялгыз чардуган бар. “Нурмый кабере” дип йөртәләр аны. Мәһабәт һәйкәл куелган бу кабер куенында кемнәр мәңгелек йокыга талган соң? Өч баһадир күмелгән анда. Авылдашыбыз – кыю разведчик Нурмөхәммәт Нәҗметдинов, рус егете Алексей Грач һәм еврей халкы улы. Дәһшәтле гражданнар сугышы еллары. Ык буена махсус сугышчан задание белән Бөгелмәдән разведчиклар җибәрелә. Алар Нурмөхәмәтнең туган авылы Урсай авылына да кереп чыгарга булалар. Бәхетсезлеккә каршы, авыл аклар кулында була. Авыл башына җитәрәк, аклар күпер астыннан чыгып, разведчикларны эләктереп алалар. Сорау алалар, җәзалыйлар. Ләкин бер җавап та ала алмыйлар. Кыю разведчикларның нык ихтыяры акларның ачуын чыгара. Күзләрен кан баскан, ачудан ярсып котырган ак палачлар сорау алу вакытында каршылык күрсәткән еврей егетен, Ильяс мулла йортына алып килеп, халык күз алдында кылыч белән ерткычларча җәзалап үтерәләр. Бу коточкыч күренешкә шаһит булган кешеләрнең йөрәкләре тетрәнә, ачы нәфрәт һәм үч алу тойгысыннан йодрыклары йомарлана. Нурмөхәммәт белән рус егетен, ат белән янәшә тәртәгә бәйләп, Рус Шуганы авылында урнашкан аклар штабына алып китәләр. Ул арада штаб күрше Карповка авылына күчерелгән була. Кыю разведчикларны Карповкага алып китәләр. Кыйналудан кеше чырае калмаган, киемнәре теткәләнеп беткән кыю егетләр ярсулы ачудан дошманнарга ташланалар. Кораллы ак бандитлар баш имәгән егетләрне шунда атып үтерәләр. Авыл кешеләре халык бәхете өчен көрәшеп һәлак булган баһадирларның гәүдәләрен авыл башындагы болынлыкка хөрмәтләп күмәләр һәм каберне койма белән әйләндереп алалар. Халык бу батыр кешеләрне онытмый. Октябрьнең 50 нче еллыгын каршылау уңае белән, үлемсез баһадирларның исемен мәңгеләштерү өчен, кабер өстенә мәһабәт һәйкәл куелды.