«Йолдызларга юл»

Урсай авыл китапханәсендә 12 апрель Космонавтика көненә багышлап «Йолдызларга юл» дигән исем астында квест – уен узды.Укучыларга космос, аның тарихы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова турында сөйләнелде.Чараның икенче, уен өлешендә, укучылар космос, космонавтлар, космик очышларга кагылышлы кызыклы биремнәрдә бик теләп катнаштылар, сорауларга бик тиз җавап бирделәр. Китапханәдә космос темасына күргәзмә оештырылды, китапларга күзәтү ясалды.