«Яраткан әкиятчебез»

Китапханәдә танылган балалар язучысы, әкиятче Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга карата, балалар өчен «Яраткан әкиятчебез»дигән исем астында әдәби сәгать узды. Бу чарада балалар әкиятчебезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, күп тапкырлар укып та туйдырмый торган, язучының балалар яратып укый торган әсәрләрен тагын бер кат искә төшерделәр, Корней Чуковскийның табышмакларына, әсәрләренә карата кызыклы сорауларга җавап эзләделәр,һәм аның әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар.