"Җырдай моңлы туган телем"

Интеллектуаль уен "Җырдай моңлы туган телем". Бу чарага китапханәгә 5 сыйныф укучылары кунакка килде. 21 нче февраль Халыкара туган тел көненең тарихы белән танышып киткәннән соң, укучылар ике төркемгә бүленеп, алдан әзерләнеп куелган конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Күңелле уеныбыз Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.