Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Кышкы әкият маҗаралары»

12 нче январь көнне Урсай авыл китапханәсендә 1 – 2 сыйныф укучылары өчен «Кышкы әкият маҗаралары» дип исемләнгән чара булып узды. Бу чарада балалар белән юбилейларын билгеләп үткән шагыйрьләребез Нәкыйп Каштан, Рәфис Корбан шигырьләрен укыдык, Салават күпере журналыннан  «Кечкенә Кыш бабай» әкиятен укып балалар белән фикер алыштык .