« Дус та, дошман да »


Клуб яны балалар мәйданчыгында йөрүче балалар өчен « Дус та, дошман да » дип исемләнгән әңгәмә узды. Бу чарада балаларга, янгын куркынычы янаганда үз –үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен сөйләдек, төрле гыйбрәтле хәлләр белән таныштык, бергәләп алардан чыгу юлларын эзләдек, ут, шырпы, газ, электр приборлары белән сак булырга өндәдек. Янгын куркынычсызлыгы буенча рәсемнәр ясадык, ребуслар чиштек, татар халык табышмаклары, татар халык мәкальләрен искә төшердек.