Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

« Хәзинәләр утравында »

27 май - Гомумроссия китапханәләр  көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 24 май көнне Урсай авыл китапханәсендә “Ромашка ” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен « Хәзинәләр утравында » дип исемләнгән әдәби уен уздырылды. Китапханәче балаларга китапханәнең тарихын, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Чара барышында балаларга китап турында шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде.