#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Ир-ат һәм хатын-кыз. Мәңге бергә һәм мәңге капма-каршы... Алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә шулкадәр серле. Популяр язучы Зифа Кадырованың бу әсәре мәхәббәт хисен кадерләп сакларга чакыра, гаилә кыйммәтләре хакында уйланырга этәрә. Фирая белән Газинурның, Алсу белән Фәрхәднең һәм башка геройларның давыллы-буранлы язмышлары, шатлык-сөенечләре, ялгыш-хаталары укучыны үз кочагына бөтереп ала. Алар белән көтелмәгән вакыйгалар чоңгылында кайныйсың, ярсу хис-тойгылар дулкынында тирбәләсең.