Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

#бессмертныйполконлайн

Бабам Батыргәрәев Миргасим Батыргәрәй улы 1916 нчы елның 15 октябрендә Урсай авылында туа. Дәһшәтле сугышка ул 1941нче елның азагында алына. Сугышның барлык ачысын, фаҗигасен үз җилкәсендә татый, үлем белән күзгә күз очраша. 1943 нче елда аңа кече сержант званиесе бирәләр. Яралана, савыгып тагын фронтка китә. Белорус җирләрен фашистлардан азат итә. 1945 елның январендә Варшава шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен медале бар. Берлинга кадәр барып җитеп "За отвагу", "За взятие Берлина", " За Победу над Германией" медальләре белән бүләкләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Бабабыз тыныч тормышта фидакарь хезмәтен куеп "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. 7 баланың бәхетле әтисе булып 1997 нче елга кадәр яшәргә насыйп була аңа.