Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

« Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре »

2021 нче ел Татарстанда туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайга – 135 ел тулу уңаеннан  Урсай авыл китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары өчен « Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре » дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып узды. Кичәдә бөек шагыйребезнең  тормышы  һәм иҗаты искә алынды, «Тукай – мәңге сүнмәс йолдызыбыз» китап күргәзмәсендәге куелган китапларыннан, балалар өчен язылган  шигырьләре укылды, “Бала белән күбәләк”,”Ялкау маэмай” шигырьләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Шагыйрьнең әсәрләренә карата  бирелгән викторина сорауларына, балалар  бик оста җавап бирделәр. Әкият геройлары, Шүрәле һәм Су анасы белән балалар, татар халык уеннары “Ачык авыз”,”Йөзек салыш ” уеннарын уйнадылар . Кичәбез Тукайның “Туган тел”ен җырлап  тәмамланды .