« Хатын-кызлар – Советлар Союзы Геройлары».
Урсай авыл китапханәсендә « Хатын-кызлар – Советлар Союзы Геройлары» дигән исем астында информация сәгате узды. Бу чарада укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын – кызларның батырлыгы, Советлар Союзы Герое исемен алган Мәгубә Сыртланованың сугыш юлы турында мәгълүмат алдылар.