Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәтлек юлыннан - алга"

 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак китапханәгә « Сәламәтлек юлыннан – алга » дип исемләнгән  сәламәтлек сәгатенә,  “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, кунакка килде. Балалар «Сәламәтлек»  поездына утырып, «Шапшаклар шәһәре»ндә булдылар, үзеңне ничек чиста, пөхтә тотарга кирәклеген белделәр, «Чисталык тукталышы »на туктап, балалар белән гигиена кагыйдәләрен искә төшердек, «Күнегүләр тукталышы »нда туктап, күнегүләр ясадык. «Витаминнар бакчасы» нда кунак булып, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай булуын, аларның бик файдалы икәнен белдек.