Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

«Азнакаем, Азнакай»

2021 нче ел республикабызда  Туган телләр  һәм халыклар дуслыгы елы, Азнакай районына  - 90 буларак билгеләп үтелә. 19 март көнне Урсай авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары «Азнакаем, Азнакай» дип исемләнгән виртуаль сәяхәттә булдылар. Азнакайның истәлекле урыннарында, матур паркларында, Чатыр тавында  булдылар, районыбызның тарихы һәм экологиясе белән таныштылар.