Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш.Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Аны әүвәл әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп күчерәләр. Нәшриятта Ш.Җиһангирова 1988 елга кадәр эшли, 1988–1991 елларда ул Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. Шагыйрә, 1999 елда Төркиядә узган Беренче бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып, татар хатын-кызының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый. Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары» нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканны аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә («Төсле моң» җыентыгы, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Тормышка карыйм да –сокланам,
Шатлыктан матур җыр көйлимен;
Бар бит дип куанам минем дә
Үз илем, үз җирем, үз телем.
Кайларга барсам да, һәрвакыт
Шулардан нур алып йөримен.
Ни булыр иде, дим, булмаса
Үз телем, үз илем, үз җирем?!
Шушы өч кыйммәткә алмашка
Һичнәрсә теләми күңелем!
Беркемгә бирәчәк түгелмен
Үз җирем, үз телем, үз илем!