Урсаевская сельская библиотека - филиал № 26

#Увойнынеженскоелицо

 Насретдинова Навал Шәмсетдин кызы 1910 елны Азнакай районы Урсай авылында дөньяга килә. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, колхозлашу елларында авылдашлар белән төрле эшләрдә эшли. Урсай егете Ханга кияүгә чыгып, тормыш итеп ятканда, илебезгә зур кайгы килә, Бөек Ватан сугышы башлана, ир-атлар сугышка агыла. Навал апаның тормыш иптәшен дә сугышка алалар. Барлык эшләр карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчә. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк . Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнә. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк .
Илебез өчен барган бу сугышта, Навал апаның тормыш иптәше хәбәрсез югала, ул ике бала белән тол кала. Навал апа да кыш көннәрендә атлар караса, яз көне басу эшләренә чыга, үгезләр җигеп җир сөрә, тырмалый, ура,суга. Үзләре ачлы - туклы булсалар да “Барсы да ил өчен,барсы да фронт өчен” дип тырыша авыл халкы. Колхоз, ил алдында торган бурычын намус белән үти, монда барлык авылдашларның да, Навал апаның да өлеше бик зур.