#Увойнынеженскоелицо

Сәләхова Рәбига Сәләхетдин кызы 1920 нче елның 8 мартында Азнакай районы Урсай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Урсайда, туган авылында ала. Заманалар авыр булу сәбәпле, 7 сыйныф белем алгач, әти – әнисе белән беррәттән колхозга эшкә чыга. Илгә афәт килгән хәвефле көннәрдә Рәбига апа тракторга утырып киң кырларны иңли башлаган була. Ир – егетләр белән беррәттән яшьлек дәрте ташып торган кызлар да я үзләре теләп, я ил чакыруы буенча яу кырына китәләр. Комсомолка Рәбига да үзе теләп,”сугышка алуларын ” сорап гариза яза. ”Без бит комсомоллар, шушы хәлгә түзеп буламы соң?!”-дип искә ала ул, бу чорлар турында. Аның сугышчан юлы Белоруссия фронты белән бәйле. Рәбига апа санитарка буларак, кыр госпиталендә хезмәт итеп, йөзләрчә сугышчыларны аякка бастыруда күп хезмәт куя. Әлеге хәрби бурычын ул, төн йокыларын йокламыйча, туплар гөрселдәве, снарядлар шартлавы астында башкара.Шушы хезмәтләре өчен ул “Санитар хезмәтләре отличнигы ”исемле значогы бүләкләнә. Рәбига апа сугышны Берлинда тәмамлый. Барлыгы 9 медаль һәм 1 орден, әнә шулай бәяләнә аның Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре. Сугыштан кайткач, Рәбига апа колхозда төрле җаваплы тармакларда эшли, берничә ел рәттән, авыл Советына депутат итеп сайлана. Рәбига апа, туган авылы Урсайда, тыныч тормышта, улы Рәшит һәм килене Рүзилә гаиләсендә яшәп, аларның хөрмәтен күреп, 2005 нче елда вафат була.