#Җәлил-безнең йөрәкләрдә.
Муса Җәлил-бу исемне телгә алуга,күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә,илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә,үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. Мусага багышлап язучылар,шагыйрьләр-романнар,поэмалар;композиторлар-җырлар;рәссамнар картиналар иҗат итәләр. Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1957нче елда Муса Җәлилнең "Моабит Дәфтәрләре" Ленин премиясе белән бүләкләнде.